2024 елның 29 ноябрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган автойөреш оештырылды

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

2024 елның 29 ноябрендә Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә ТР СМР  "Балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәге"  өстәмә белем бирү педагогы, Болгар шәһәренең «Чик сакчылары берлеге» Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запас чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасының Спас бүлеге рәисе. Зыятдинов Рәшит Зәйнетдин улы һәм әлеге оешма әгъзалары яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Әхтәм Нурвахит улы белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган автойөреш оештырдылар.

Автомобильләр колоннасы Болгар шәһәре урамнары буйлап узды. Катнашучылар үз машиналарын патриотик символика һәм Татарстан флаглары белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International