Бу атнада, 1 декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда кешеләр ВИЧ белән яшәүче затларга ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр һәм СПИД белән бәйле авырулардан үлгәннәрне искә алалар.
2024 елда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне девизы( ЮНЭЙДС мәгълүматлары буенча): дөрес юлны сайлагыз – Кеше хокуклары юлы. Ул агымдагы елның ноябрендә башланган чараларның девизы булды.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен үткәрү максаты-авыруны профилактикалау эшендә мөмкин кадәр күбрәк көч кую, яңа йоктыру очракларын булдырмау, ВИЧ белән яшәүче кешеләргә карата стигма һәм дискриминацияне бетерү. Бу авыруның таралуы күптән инде куркыныч төркемнәре белән генә чикләнми башлады бит.
2024 елның 11 аенда Спас муниципаль районында янәдән 2 яңа ВИЧ-инфекция очрагы ачыкланган. «ТР ССМ РКХ»- «Спас үзәк район хастаханәсе» ДАССУ филиалында диспансер хисабында 43 кеше тора, шуларның 18е – хатын-кызлар һәм 25е-ир-атлар. Авыруның иң зур дәрәҗәсе 40-49 яшьлекләр төркемендә ачыклана. ВИЧ-инфекцияне йоктыруның төп юлы җенси юл булып кала.
ВИЧ-инфекциянең симптомнары юк. Ел саен тикшерү уздыру мөһим.
Болгар ш. Роспотребнадзор