1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Югары Советы республиканың яңа дәүләт символы итеп яшел-ак-кызыл флагны раслый. Флагның һәр төсе үз мәгънәсен йөртә: яшел төсе — яз яшеллеге, яңарыш; ак төсе — чисталык; кызыл төсе — җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш. Флагның авторы-ТР халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. Соңрак флаг Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика реестрына 378 номеры белән кертелде.Шул вакыттан башлап 29 ноябрьдә Татарстан Республикасы флагы көне билгеләп үтелә. Яңа флаг 1978 елда ук автономияле республика Конституциясе тарафыннан расланган ТАССР флагына алмашка килде.
Бу көнне балалар китапханәсендә 2 нче Болгар урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укучылары өчен “Безнең Татарстан - безнең флаг” дигән мастер-класс үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты - балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан Республикасы символы - дәүләт флагы турындагы белемнәрне ныгыту, үз халкы, үз иле өчен горурлык һәм патриотизм хисе тәрбияләү, иҗади потенциал, эстетик зәвык, вак моторика үстерү. Мастер-класста катнашучылар Татарстан Республикасы флагы тарихы белән таныштылар, аннары республика картасы формасындагы катыргы савытларга өч төстәге пластилиннан - яшел, ак, кызыл төстәге, шулай итеп, флагны күрсәттеләр.