Хөрмәтле Спас районы халкы һәм кунаклары!
Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы-Татарстан Республикасының героик тарихын, бай рухи-әхлакый һәм мәдәни мирасын берләштерүче бердәмлек һәм көч символы ул.
Анда республиканың һәр кешесе горурлана торган барлык нәрсәләр берләштерелгән. Яшел төс-яз яшеллеге, Яңарыш. Ак төс татарстанлылар арасында тынычлык һәм татулыкны символлаштыра. Халыкның тормыш энергиясе кызыл төстә чагылыш тапкан.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык телим, безнең уртак хезмәт киләчәктә дә Татарстан Республикасы һәм Спас районы тормышын яхшырту буенча мөһим бурычларны хәл итүгә ярдәм итсен.