Балалар китапханәсендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 2 мастер-класс үткәрелде.
Шуларның берсе - "Сабын әкияте".
Бүген күпләр сабын кайнатуны «яңа тренд» дип атый. Сабын кайнату - ул креативлык күрсәтергә, эш көннәреннән читкә китәргә, процессның үзеннән ләззәт алырга һәм, әлбәттә инде, үзенчәлекле һәм бик файдалы булган бердәнбер экземплярда хуш исле гадәти булмаган сабын ясарга ярдәм итә торган мавыктыргыч шөгыль. Кул эшчәнлеге белән шөгыльләнү-ул катлаулы күпкырлы процесс, ул үсешләрендә кимчелекләре булган балалар белән эшләгәндә баланың гомуми активлыгына, аның эмоциональ хәтерен, фикерләвен, хәрәкәт координациясен формалаштыруга һәм үстерүгә йогынты ясарга мөмкинлек бирә.
Балалар сабын кайнату тарихы турында видео-ролик карадылар, бу осталыкның борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр ничек үзгәрүен белделәр, үз куллары белән хуш исле сабын кисәге ясап, үзләрен чын сабынчы итеп хис итә алдылар. Су белән экспериментлар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм кызыксыну уятты, ә чара азагында барлык балалар да рәхәтләнеп сабын куыкларын кабарттылар.
Параллель рәвештә, башка укучылар «урман ашханәсе»мастер-классында да катнаштылар. Балалар пластик шешәләр һәм кулдан килгән материаллар кулланып, кошлар өчен 2 җимлек ясадылар, аларны бизәделәр. Үз кулларың белән ясалган җимлекләр - кыш көне кошларга ярдәм итү өчен менә дигән мөмкинлек, чөнки шәһәр мохитендә аларга ризык табу күпкә катлаулырак.