Болгар шәһәренең "Теремок" балалар бакчасы " МББМУ "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм" грантын алуга республика конкурсында җиңүче булды.
2024 елда грант күләме 500 мең сум тәшкил итә.
Грант бирүнең максаты - Татарстан халыкларының телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән “Туган тел, халык мәдәнияте һәм традицияләре белән кызыксынуны үстерү чарасы буларак, балалар бакчасында мини-музей” проектын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарга финанс ярдәме.