Кадерле хатын-кызлар. Әниләр!
Иң изге һәм ихлас бәйрәм - Әниләр көне белән җылы һәм ихлас котлауларыгызны кабул итегез!
Әниләр Көне – иң якын һәм иң кадерле кешеләргә-әниләребезгә багышланган күңелне нечкәртерлек бәйрәм ул. Ана булу-зур бәхет, зур җаваплылык һәм балаларыңны фидакарь кайгырту. Бөек ана хезмәте һәрвакыт иң мактаулы һәм әһәмиятле булачак.
Кадерле хатын-кызлар! Армый-талмый хезмәт иткәнегез, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, үзара аңлашу һәм якыннарыгыздан җылылык телим.
Тормышыгызда балаларыгыз өчен сөенергә сәбәпләр күбрәк булсын, ә күзләрегездәге елмаюлар беркайчан да сүнмәсен!