Бүген 2024 елның 15 ноябрендә Район мәдәният йортында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Р. Закирова һәм «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды»коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе вәкиле катнашында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен стратегик сессия узды.
Чарада катнашучыларга кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм чаралары, укыту чаралары, экспресс-консультацияләр, укыту һәм маркетплейсларга чыгу хезмәтләре, ташламалы лизинг, Гарантия фонды турында «МСП Корпорациясе»АҖнең сертификацияләнгән тренеры Гүзәл Наил кызы Газетдинова сөйләде.
Очрашу барышында эшмәкәрлек өлкәсендәге борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.