2024 елның 20 ноябрендә 11:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерциягә карамаган микрокредит компаниясенең экспортны яклау үзәге «Татарстан Республикасының экспортка юнәлешле предприятиеләрен яклау чаралары турында»дигән темага вебинар үткәрәчәк.
Вебинар кысаларында республикада гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән субъектларына ярдәм чаралары җентекләп яктыртылачак. Күрсәтелгән чараларның күбесе эшмәкәрләр өчен бушлай - халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, экспорт контрактын озату, укыту, бер өлеше уртак финанслау шартларында гамәлгә ашырыла - ЦПЭ халыкара сертификацияләүгә, маркетинг тикшеренүләре уздыруга, халыкара маркетплейсларда урнаштыруга, экспортка продукция китерүгә чыгымнарның 80% ка кадәрен финанслый.
Чарага теркәлү 2024 елның 19 ноябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча гамәлгә ашырыла: https://forms.gle/mtzEoKFPJh8UyzFp6.
Вебинарга теркәлү мәсьәләләре буенча экспортны яклау үзәгенең эшмәкәрләр белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Витушкин Александрга +7 (843) 222-90-60 (доб. 279).
Әлеге чарада актив катнашырга киңәш итәбез.