12 ноябрь көнне П.А. Карпов исемендәге Болгар интернат кадетлар мәктәбендә персоналның һәм укучыларның гадәттән тыш хәлләр, шул исәптән террорчылык акты шартларында эш-гамәлләрен тикшерү узды.
Тренировка барышында интернат – мәктәп хезмәткәрләренең һәм укучыларның эвакуация вакытында гамәлләре эшләнде. Персоналны куркынычсызлык мәсьәләләренә өйрәтү нәтиҗәләре, персоналның гадәттән тыш хәлләрдә кулланыла торган инструкцияләрне белүе, персоналның гадәттән тыш хәлләр шартларында гамәлгә ашырыла торган гамәлләрен дөрес аңлавы тикшерелде.