Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов Эчке эшләр хезмәткәрләрен котлады

2024 елның 10 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле Спас районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, кадерле ветераннары!

         Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Хокук саклау органнары аякка басуның тарихи тамырлары ерак үткәнгә барып тоташа. Ведомствоның функцияләре, структурасы, эшчәнлек төрләре һәм атамалары үзгәрде. Иң мөһиме – җәмгыятьне җинаять эшләреннән яклау, хокук тәртибен тәэмин итү һәм башка бик күп нәрсәләр үзгәрешсез кала.

         Сезнең авыр хезмәтегез-гражданнарның тынычлыгы һәм иминлеге гарантиясе, дәүләтебезнең иң мөһим нигезләренең берсе.

         Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хезмәтегездә уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга игелек, бәхет һәм гаилә иминлеге телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International