​2024 елның 8-10 ноябрендә Спас муниципаль районында татар телендә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе уза.

2024 елның 8 ноябре, җомга

​2024 елның 8-10 ноябрендә Спас муниципаль районында татар телендә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе уза. Бүген мәгариф учреждениеләре базасында оештырылган мәйданчыкларда диктант яздылар. Акциядә районыбызның укучылары һәм укытучылары, шулай ук ата-аналар, мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре катнашты.

Акция инде тугызынчы ел уздырыла һәм аның максаты-дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү, татар теле укытучыларын һәм филологларын популярлаштыру, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Акция түбәндәге дәрәҗәләрдә катнашуны күздә тота:

- татар телен белүнең башлангыч дәрәҗәсе,

- биләүнең уртача дәрәҗәсе,

- татар телен иркен белү дәрәҗәсе.

Быел диктант танылган татар драматургы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек буенча булды.

Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar  рәсми сайтында акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International