«Татнефть» хәйрия фонды грантын файдаланып, «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проекты тормышка ашырыла. аның җитәкчесе – «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Сәгыйрова Люция Шамил кызы.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында Спас муниципаль районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен планлаштырылган чаралар үткәрелә. Музей дәресләре вакытында проектта катнашучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән танышалар. А.Алиш китаплары, аның әкиятләре буенча рәсемнәр күргәзмәләре, әкиятләрне рус телендә дә, татар телендә дә өйрәнү һәм кую оештырыла. Проектны гамәлгә ашыру расланган план нигезендә дәвам итәчәк.