Болгарның 2 нче урта мәктәбенең мәктәп яны лагере балалар китапханәсендә «Әдәби экспресс»квест - уены узды.
Балаларга «әкиятләр Корольлеге» дәүләтендә булу мөмкинлеге туды.
Мәктәп укучылары ике командага "Табышлар бюросы", "Угадай-ка", "Әкият ыгы-зыгысы", "Әдәби герой", "Тылсымлы хәреф», «Иң акыллы». алты станциясе буйлап үттеләр.
Балалар бер станциядән икенчесенә күчеп, биремнәрне бик теләп үтәделәр. Чара күңелле һәм танып белүчән булды.
Квест-уеннар нәтиҗәләре буенча командалар татлы призлар белән бүләкләнделәр. Тәм-томнар өчен шәхси эшмәкәр В.В. Якимовка рәхмәт белдерәбез.