«КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

«КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы

Бүген мәктәп спортын үстерү мәгариф системасында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Физкультура-спорт юнәлешен үстерү дә бүгенге этапта өстенлекле юнәлеш булып тора. "Мәгариф" өстенлекле милли проектының "һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында районда күп төрле спрорт чаралары уздырыла.

«Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында 2024 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында «КЭС-Баскет»мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы узды. Чарада ун гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр һәм кызлар командалары катнашты: Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Болгар шәһәренең 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе, Антоновка урта гомуми белем бирү мәктәбе, Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбе, Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе, Өчкүль урта гомуми белем бирү мәктәбе, Ким урта гомуми белем бирү мәктәбе,» Болгар шифаханә мәктәп-интернаты, Болгар кадет мәктәп-интернаты.

 Каты көрәш нәтиҗәсендә Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе кызлар командасы һәм Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе егетләр командасы муниципаль этапта җиңүчеләр булдылар һәм 2024 елның 5-6 декабрендә ярышларның девизиональ этабында безнең район данын яклаячаклар. Командаларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International