Балалар иҗат йорты педагоглары И.А. Ковальчук һәм Ю.П. Гатина Болгарның 2 нче урта мәктәбенең мәктәп яны лагере өчен “Барысы турында да” квиз-уены үткәрделәр. Уенда 10 команда катнашты. Квиз-уен 4 раундтан торды: разминка, медиа, ура картинка, ставкалар. Уен дустанә шартларда узды, балалар уңай хис-кичерешләр алдылар.