“Олимп” спорт мәктәбендә дзюдо алымнарын эшкәртү буенча мастер-класс узды.
Дзюдо иң популяр спорт төрләренең берсе булып тора. Сугышчан сәнгатьнең бу төре үз эченә көрәш һәм үз-үзен яклау элементларын ала.
Мастер-классны дзюдо буенча Россиянең спорт мастеры, ТР Дзюдо федерациясенең өлкән тренеры Павликов Никита Дзюдо буенча КМС ярдәмчеләре белән әзерләде.
Идел буе федераль округы чемпионы 2024 - Щербина Дарья, Идел буе спорт һәм туризм академиясенең 3 курс студенты, республика ярышларының күп тапкырлар призеры Этенди Зиад. Шулай ук "Олимп" спорт мәктәбе тренер-укытучысы, дзюдо буенча СССР спорт мастеры Борюшкин Владимир Федорович.
Спортчылар дзюдоның ыргыту, яулап алу һәм башка элементларында үз осталыкларын күрсәттеләр. Укучылар мастер-класстан канәгать калдылар.