Миграция законнарын бозган өчен җаваплылык
Россия Федерациясендә миграция законнары нигезендә чит ил гражданнарын миграция исәбенә кую РФ территориясенә килүче һәр чит ил гражданы өчен мәҗбүри процедура булып тора.
Чит ил гражданнарын исәпкә алу һәм исәпкә алудан төшерү кабул итүче як өчен мәҗбүри процедуралар булып тора (чит ил кешесенең мондый бурычы юк).
Закон чит ил эш көченнән файдаланучы хуҗалык итүче субъектларны компетентлы органнарга үз хезмәткәр-мигрантларының барлык хәрәкәтләре турында хәбәр итәргә мәҗбүр итә.
Чит ил гражданнарын миграция исәбенә кую сроклары аның гражданины булган илгә бәйле.
Законнар нигезендә чит ил гражданинының миграция исәбен бозган өчен җаваплылык каралган.
Еш кына мондый гамәлләр акча яки башка файда алу максатында башкарыла. Әлеге эшчәнлек Россия Федерациясенең гамәлдәге җинаять законнары белән эзәрлекләнә.