Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең район территориясенә визиты 2024 елның 17 октябрендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов киләчәк.
Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгында яки предприятиедә булу планлаштырыла.
Гражданнар һәм бизнес бергәлек вәкилләрен кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19 йорт. Вакытны расларга, шулай ук кабул итүгә Спас районы администрациясе аша 88434730569 телефоны буенча язылырга мөмкин (контактлы зат: Колчина Вера Николаевна).