Гражданнар оборонасы көненә бөтенроссия дәресе
4 октябрьдә районның барлык мәгариф оешмаларында Гражданнар оборонасы көненә багышланган чаралар үткәрелде. Бу көнне мәктәпләр һәм балалар бакчалары Бөтенроссия ачык иминлек дәресендә катнашты.
1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия ачык дәресе вакытында Укучылар гражданнар оборонасының халыкны тыныч һәм сугыш вакытының гадәттән тыш хәлләрдән яклауны тәэмин итү буенча төп бурычлары, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәлләр тәртибе, яклау ысуллары һәм чаралары, гражданнар оборонасы сигналлары һәм халыкның эш итү алгоритмы турында белделәр, алынган мәгълүматны "Гражданнар оборонасы турында" фильмын карау белән беркеттеләр. Чара азагында балалар белән экстрен реагирование хезмәтләре номерларын кабатладылар.
Дәрестән соң укучыларны һәм персоналны гадәттән тыш хәлләрдән яклау буенча тренировка үткәрелде.