2024 елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көнендә Болгар шәһәренең интернат-йортында педагог Зиатдинов Рәшид Зәйнетдин улы үзенең шәкертләре белән кечкенә генә бәйрәмчә чыгыш ясады, юнәлеш – Каратэ.
Ныклы сәламәтлек, бәхет теләделәр. Өлкәннәр көне-өлкән буынны хөрмәт итү бәйрәме. Бу бәйрәмдә игелек, зирәклек, үсеп килүче буынга өлеш керткән өчен җылы рәхмәт сүзләре җиткерү өчен зур мөмкинлек бар.
Бу бәйрәм - җитлеккәнлеккә, зирәклеккә, тәҗрибәгә-кешенең еллар узу белән хезмәт кешесе туплаган бар нәрсәгә хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Яхшы кәеф бәйрәм атмосферасын тудырды. Һава җылы иде. Балалар бик тырыштылар.
Очрашудан барысында да яхшы тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр калды!!!