Спас районы «Бердәм Россия» колоннасы составында Луганск Халык Республикасына 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрә
Партиянең җирле бүлеге, эшмәкәрләр, район хакимияте Рубежный һәм Лисичанскта торгызу эшләре өчен төзелеш материаллары әзерләгән
"Посылкалар, запас частьләр, электрон көрәш чаралары, радиостанцияләр, 3 мотоцикл. Бездә җибәрү һәр ике атна саен диярлек бара, барлык район халкына рәхмәт белдерәм", - дип сөйләде Михаил Шеронов.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстаннан «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар колонна җибәрелә. Алты йөк машинасы Татарстанның шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен кирәкле 120 тонна әйберне илтәчәк. Гуманитар миссиядә алты район катнаша – алар арасында Спас районы да бар.
Бу "Бердәм Россия" эгидасы астында җыелган гуманитар колоннаның 26 нчы җибәрелүе. Бөтен вакыт эчендә махсус хәрби операция партиянең регбүлеге яңа төбәкләргә 2,5 мең тоннадан артык ярдәм ташыган. 168 йөк машинасы озатылган.