Антоновка урта мәктәбе базасында "Грамоталы булу модада!" муниципаль конкурсы узды.

2024 елның 20 сентябре, җомга

Антоновка урта мәктәбе базасында "Грамоталы булу модада!" муниципаль конкурсы узды.

Әлеге конкурс Антоновка урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Макарова Галина Анатольевна истәлегенә багышланган. Конкурсның максаты-рус теленең позицияләрен ныгыту, аны өйрәнүгә кызыксыну уяту, грамоталылык мәсьәләләренә, грамоталы язу һәм сөйләм культурасын үстерүгә игътибарны җәлеп итү. Районның 12 мәктәбеннән 31 укучы катнашты (1-4 сыйныфлар, 5-9 сыйныфлар, 10-11 сыйныфлар арасында).

Конкурс сынаулары барышында:
- 1 турда катнашучылар "Ни өчен грамоталы булу модада?" дигән сорауга үзләренең җавап-фикерләрен телдән тәкъдим иттеләр.
- 2 тур - язмача биремнәрне үтәдек.
Конкурс нәтиҗәләре:
1-4 сыйныф укучылары арасында
-1 нче урынны «Болгар шифаханә интернат-мәктәбе» ДББУ 3 нче сыйныф укучысы Злата Битунова (педагогы О. А. Марянина) алды.,
- 2 нче урынны Полянка урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Плахова Диана алды (укытучысы Конантьева К. И.),
- 3 нче урынны Вожи авылындагы МББУ «Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе» филиалының 4 нче сыйныфында укучы Леонтьев Кирилл алды (укытучысы Агафонова М.С.).

5-9 сыйныф укучылары арасында
- 1 урынны Болгар шәhәренң 2 нче урта мәктәбенең 8 Б сыйныфында укучы Абдуллина Лилия алды (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Перегудова Н. Г.),
- 2 нче урынны Антоновка урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Горшкова Дарья алды (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзетдинова Г.М. ),
- 3 нче урынны Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Минсафина Руфинага (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р.Г.) бирелде.
10-11 сыйныфлар арасында
- 1 нче урынны Никольская урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Черняева Яна алды (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кузнецова Л. К.),
- 2 нче урынны 2 нче Болгар урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фошина Надежда алды (Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхетдинова Н. Г.),
- 3 нче урынны Антоновка урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фәйзрахманова Айгөл яулады (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзетдинова Г.М.).
Конкурста җиңүчеләрне, призерларны һәм балаларны әзерләгән педагогларны котлыйбыз!
Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга мәгариф бүлеге грамоталары һәм истәлекле статуэткалар, конкурста катнашучыларга катнашкан өчен мәгариф бүлеге грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International