«Татнефть» хәйрия фонды грантын файдаланып, «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын тормышка ашыруга әзерлек алып барыла, аның җитәкчесе – «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет учреждениесенең «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Сәгыйрова Люция Шамил кызы.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында биш кешедән торган эшче төркем төзелде, проект программасы һәм чараларның җентекле графигы әзерләнде, алар ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм Болгар музей-тыюлыгы тарафыннан расланды. Проектны гамәлгә ашыру өчен җиһазлар, товарлар детальләштерелгән смета нигезендә сатып алына.
"Татар язучысы, шагыйрь, герой-антифашист, якташыбыз А. Алишның мәдәни мирасын саклау һәм аның иҗатын популярлаштыру өчен" А. Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы" проектын тормышка ашыру барышында язучының тормышы һәм иҗаты турында ТР Спас районының мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм мәктәп укучылары белән мәдәни-мәгариф чаралары үткәреләчәк.:
1. «Язучыбыз Абдулла Алиш» темасына шигырьләр, иншалар, кул эшләре конкурслары.
2. Әдипнең «Каз һәм Аккошк», «Корт hәм шөпшә» әкиятләрен рус телендә дә, татар телендә дә сәхнәләштерергә әзерләү һәм өйрәнү.
3. Болгар шәһәре һәм Спас районы балалар өчен район мәдәният йортында әзерләнгән «Куян кызы», «Чукмар белән Тукмар», «Сертотмас үрнәк» (узган сезон) әкиятләрен кую.
4. Язучы А.Алиш тарафыннан нәшер ителгән төрле чор китаплары һәм матур әдәбият күргәзмәсе.
5. А.Алишның туган көненә багышланган А. Алиш исемендәге премия лауреатлары һәм язучылар белән иҗади номерлар белән чыгыш ясаячак беренче проект җиңүчеләре белән очрашу.
6. Мәктәп укучыларының ТР Спас районы Көек авылына музейга баруы.
Барлык чаралар да проектның календарь планы нигезендә узачак.