«Беренче ярдәм күрсәтү» тренингы

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

«Беренче ярдәм күрсәтү» тренингы

Болгарның 1 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен куркынычсызлык айлыгы кысаларында "Беренче ярдәм күрсәтү" тренингы үткәрелде. Беренче ярдәм күнекмәләрен укучылар Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре укытучысы С. С. Гордеев җитәкчелегендә манекенда өйрәнгәннәр.

Әлеге чарада Спас үзәк район хастаханәсе табиб–педиатры Т.Д. Илюшина катнашты.

Укучыларга беренче ярдәмнең нинди шартларда таләп ителүе турында сөйләде, шулай ук укучыларны беренче ярдәм күрсәтү, үзара ярдәмләшү алгоритмы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International