Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә Болгар шәһәренең актив һәм спорт кешеләре арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итү узды.
ГТО ВФСК нормативларын кабул итү түбәндәге дисциплиналар буенча узды:
- урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү
- гимнастика эскәмиясендә басып торганда алга авышу
- гер ыргылышы 16 кг.
Барлыгы 70тән артык кеше катнашты.