«Колосок» балалар бакчасының урта һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен балалар иминлеге айлыгы кысаларында ачык чара үткәрелде.
Тәрбиячеләр "Янгын куркынычсызлыгы белгечләре" викторинасын үткәрделәр, анда балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Балалар «Предмет сайла», "Ярый-ярамый" дигән танып-белү уеннарында актив катнаштылар, янгын куркынычсызлыгы, суда, көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту буенча табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар бик теләп катнаштылар һәм шул ук вакытта яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чарада Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспектор участогының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекторы С.А. Шалашов катнашты. ул җәйге чорда суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте, су объектларында кешеләргә ярдәм итүче коткаручылар, кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең эше турында сөйләде. Балалар гыйбрәтле мультфильм карадылар. Чара азагында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга су янында куркынычсызлык буенча белешмәләр өләштеләр.