"Тормышны саклагыз!" акциясе.

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

"Тормышны саклагыз!" акциясе.

Балалар иминлеге айлыгы кысаларында, тормышның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, 1 нче номерлы Болгар урта мәктәбендә “"Тормышны саклагыз!" акциясе үткәрелде.

Ачык дәрес башында балалар белән куркынычсызлык һәм аның ни өчен кирәк булуы турында әңгәмә үткәрелде.

Чарада Кама Тамагы инспекторлык участогының Кече суднолар буенча дәүләт инспекторы С.А. Шалашов катнашты, ул балаларга суда һәм сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте. Әңгәмә барышында укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм ситуатив мәсьәләләрне мөстәкыйль чиштеләр. Барысы бергә суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы материалны беркеттеләр.
Чара азагында сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында видеоролик күрсәтелде. Укучыларга «Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән белешмәләр таратылды.
Үткәрелгән акция балаларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында күзаллаулар формалаштыра, саклык, үз-үзеңне тота белү, җаваплылык кебек шәхес сыйфатларын формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International