3 сентябрьдә Россиядә 2005 елда Бесландагы фаҗигале вакыйгалар истәлегенә оештырылган террорчылыкка каршы теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Спас муниципаль районының барлык мәгариф оешмаларында «Тормыш тамчысы»акциясе уза.
20 ел элек, 2004 елның 1 сентябрендә боевиклар Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбенә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкага бәреп кергәннәр.
32 террорчы мәктәптә өч көн 1128 тоткынны сусыз һәм ризыксыз тоткан.
2004 елның 3 сентябрендә «Альфа», «Вымпела» һәм башка подразделениеләр сугышчылары Беслан мәктәбенә штурм ясарга китәләр.
Фаҗига өч йөздән артык тыныч кешенең, шул исәптән 186 баланың гомерен өзде.
Бүген Болгарның 1 нче урта мәктәбендә үткәрелгән «Тормыш тамчысы» акциясендә Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Вәгыйз улы Мөхәммәтов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Николаевич Ермилин катнашты.
Акциядә катнашучылар учларына су җыялар һәм, гаепсез һәлак булганнарга якты истәлек теләп, чәчәкләргә су сибәләр.
"Без террорчыларның корбаннарын истә тотарга һәм террорчылыкның таралуын басарга, мондый фаҗигаләрнең кабатлануына юл куймас өчен барысын да эшләргә тиеш!"- Ф.В. Мөхәммәтов үз чыгышында билгеләп үтте.