Бүген Спас районында «Болгар» ҖЧҖ базасында урып – җыю, көзге культуралар чәчү, туфракны төп эшкәртү, «Орлыкчылык» ФГИС системасында эшләү һәм хезмәт куркынычсызлыгы нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе узды. Шулай ук район агрохуҗалыклары җитәкчеләре белән кредит бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.