Татар шагыйре Г. Тукайның туган көнендә балалар китапханәсендә «Г. Тукай төрле телләрдә» дигән шигъри марафон уза.
Г. Тукай - бөек шагыйрь, бөек шәхес. Ул Ватан, табигать, дуслык һ.б. турында күп шигырьләр язды. Балалар китапханәсендә тәрбияләнүчеләр марафонда катнаштылар, шигырьләрне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Шулай ук китапларны өйгә алырга тәкъдим ителде. Килүчеләр өчен бөек шагыйрьнең китаплары куелган «Милләт энҗесе» дигән китап күргәзмәсе урнаштырылган.