«Спартак» аяк киеме кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде.

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

«Спартак» аяк киеме кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәрендә Х.Шеронов урамында урнашкан «Спартак» Аяк киеме кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.

Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында Россия Федерациясенең 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре карала.

Сораулар каралды:

- кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;

- товар өчен түләү тәртибе;

- товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;

- сатып алучыдан дәгъваларны кабул итү һәм аны карау вакыты;

- гарантия һәм гарантиядән соңгы йөкләмәләр;

 - бәхәсле ситуацияләрне хәл итү мөмкинлеге.

Чаралар вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International