2024 елның 2 маенда 10.00 сәгатьтә Башкарма комитетның утырышлар залында Спас муниципаль районы Советы утырышы узачак.
1. 2023 елга "Спас муниципаль районы " муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлеше турында хисапны раслау хакында;
2. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы муниципаль берәмлегенең 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджеты турында» 2023 елның 04 декабрендәге 34-1 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында, 2024 елның 26 февралендәге 37-1 номерлы үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән;
3. Контроль-хисап палатасы отчеты турында;
4. «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм сроклары турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2019 елның 11 ноябрендәге 43-5 номерлы Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм сроклары хакындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
5. Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен яңа эш урыннары булдыру турында;
6. 2023 елда Татарстан Республикасында, шулай ук муниципаль берәмлек территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында;
7. Муниципаль милекне тапшыру турында;
8. «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү турында»2011 елның 14 декабрендәге 14-4 номерлы Спас муниципаль районы Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү хакында,
9. Төрлесе.