2024 елның 4 апреленнән 6 апреленә кадәр Алабуга шәһәрендә кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Ярышларда 22 район, 400гә якын катнашучы катнашты. Безнең районнан “Олимп” спорт мәктәбенең 9 беренче разрядлысы катнашты. Балалар үз разрядларын раслап кына калмадылар, аны да яхшырттылар. Сәфәр танып-белү булды, спортчылар тәҗрибә туплый.