«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык традицияләрен өйрәнүне камилләштерү»темасына Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары.

2024 елның 5 апреле, җомга

2024 елның 5 апрелендә «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән 1 нче Болгар урта белем бирү мәктәбе» МББУ базасында «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык традицияләрен өйрәнүне камилләштерү» темасына Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды.
С.Б. Хәйдарова 4 сыйныфта «Татар халкының милли костюмнары» дәресен тәкъдим итте.
Әхмәтҗанова Э.А. 3 нче сыйныфта дәрестән тыш «Гаилә бәйрәме» дәресен күрсәтте.
Р.М. Закирова укучыларда укучы грамоталылыгын формалаштыру буенча мастер-класс күрсәтте.
Семинар ахырында укучылар «Аулак өй» спектакленнән өзек күрсәттеләр.
Район методик берләшмәсе җитәкчесе Г. Н.Гаряпова укытучылар белән берлектә уку этапларын анализлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International