2024 елның 25 мартында Спас муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы.
2024 елның 25 мартында Спас муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы уздырылды. Әлеге утырышта «террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль объектларының террорчылыкка каршы саклану дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру турында»мәсьәлә каралды.
Мәдәният, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау объектларының террорчылыкка каршы сакланышын көчәйтү, шулай ук халык белән мөһим инфраструктурага, тормышны тәэмин итү объектларына нигезсез кызыксыну күрсәтүче шикле затларны ачыклау, шулай ук пилотсыз очу аппаратларын ачыклаганда эш итү тәртибе буенча аңлату эшләре алып бару бурычы куелды.