Хөрмәтле җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары!

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары!

Интернет-сәүдәне үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен дәүләт ярдәме чаралары формалаштырылды. Мәсәлән, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен ярдәм чараларының берсе булып, дүрт маркетплейсның берсе (Wildberries, Ozon, Яндекс Маркет, Магнит Маркет (KazanExpress) буенча «Маркетплейслар Белән Эшләү Буенча Менеджер» белгечлеге буенча укыту тора. Дәресләр дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып һәм бушлай үткәрелә. Программа интернет-сәүдәнең тиз үзгәрә торган базарын аңларга ярдәм итәчәк. Бу укуны эшмәкәр үзе үтә ала яки үз хезмәткәрен җибәрә ала. Уку вакыты 18 академик сәгать. Йомгаклау тест нәтиҗәләре буенча укучы квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәге таныклыгы ала.

Гариза бирү буенча күрсәтмә: https://cli.co/y6Cy-Ut

Шундый ук программа үзмәшгуль гражданнар өчен дә гамәлдә. Уку кысаларында үзмәшгульләр берьюлы дүрт маркетплейс буенча белем ала. Укуны тәмамлагач, курс узу турында сертификат бирелә. Уку вакыты 16 академик сәгать.

Үзмәшгульләр өчен гариза бирү буенча Инструкция: https://clck.ru/38pnkH

Уку өчен гаризалар РФ.МСП цифрлы платформасында бирелә.

Барлык килеп туган сораулар буенча электрон сәүдә үзәгенә телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843) 222-9-222 яки 89172506282 – Бабий Дина Алексеевна, «Электрон сәүдә үзәге» АНО мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International