Татарстан Республикасы территориясендә 500 метр һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан көтелә

2024 елның 2 марты, шимбә

500 метр һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2024 елның 2 мартында кич, 3 мартында төнлә һәм көннең беренче яртысында көтелә. Киңәш итегез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтүләрен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International