20 февральдә Саитов О.А. Ковальчук И.А. Зарипова Г.Г. балалар иҗаты йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде. Чара барышында балалар "Кырны минадан арындыр" һәм "Киртәләр полосасы" спорт эстафеталарында катнаштылар, "Транспорт ремонты" биремнәрендә җитмәгән детальләрне танк һәм корабльгә ябыштырдылар, капитаннар конкурсында тема буенча табышмаклар таптылар, әтиләр "Кемнең шары зуррак" конкурсында катнаштылар. Чара ахырында балалар баллы бүләкләр алды. Бәйрәм күңелле һәм дәртле узды, барысы да канәгать калдылар.