2024 елның 18 февралендә Буа шәһәрендә 2007-2008 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча төбәкара турнир узды. Ярышларда 4 команда, «Буа-1», «Буа-2», «Чүпрәле» командалары, шул исәптән Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән «Волна» командасы катнашты.
Беренче уен 3:0 исәбе белән узды
Икенче уен 2:1 исәбе белән тәмамлана
Өченче уен 4:3 исәбе белән тәмамлана
Турнир нәтиҗәләре буенча безнең команда 4 нче урынны алды. Ләкин безнең футболчылар өметсезлеккә бирелми һәм киләчәктә югалтканнарын капларга планлаштыралар. Спортчыларга җиңүгә бетмәс ихтыяр һәм көчле спорт рухы телибез!