2024 елның 14 февралендә Болгар шәһәрендә 26 нчы хәйрия марафоны узды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

2024 елның 14 февралендә Болгар шәһәрендә 26 нчы Хәйрия марафоны булып узды. Аның кысаларында шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары, шулай ук районның барлык битараф булмаган кешеләре күп балалы гаиләләргә, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә, авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә, махсус хәрби операция хезмәткәрләренә финанс ярдәме күрсәткәннәр.

Марафон традицион рәвештә күргәзмә-ярминкәдән башланды, анда төрле савыт-саба, бизәнү әйберләре, интерьер әйберләре һәм балалар куллары белән ясалган башка кирәкле әйберләр сатып алырга мөмкин иде.

ТР Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов елның мохтаҗларга аерым өлеш керткән хәйриячеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ел кысаларында ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган 4 гаиләгә балалар өчен бүләк сертификатлары һәм бүләкләр тапшырылды

Бүгенге көндә 900 000 мең сумнан артык акча җыелган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International