Кичә Казанда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Яшьләр Министрлыгының Көмеш билгесе белән яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырган өчен балалар иҗаты йорты МБУ директоры Тихонова Зөлфия Климовна, Форпост үзәге директоры Кузовкин Александр Николаевич бүләкләнде.
ТР муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль һәм автоном учреждениеләренә яшьләр сәясәте өлкәсендәге социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга грантлар конкурсында "Болгар" балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәге" МБУ тарафыннан "Яшь гаилә" проектын тормышка ашыруга 600 000 сумлык сертификат тапшырылды.