«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 14 мартында 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19 йорт.
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, Кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.