Район мәдәният йортында 2023 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм 2024 елга бурычлар кую буенча Спас районы Советының хисап утырышы узды.
Мәдәният йорты фойесында предприятие һәм оешмаларның казанышлары, товарлары, авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе әзерләнде.
Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов Спас районының 2023 елгы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында хисап доклады белән чыгыш ясады.
Фикер алышуларда Ямбакты авыл җирлеге башлыгы Галәветдинов Илшат Әхәт улы, «Планин И.А» КФХ башлыгы Игорь Александрович Планин чыгыш ясады. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азатович Җәббаров районның икътисадый үсеше буенча үз тәкъдимнәрен белдерде.
Ахырда республика бүләкләре тапшырылды.