Бүген "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта белем бирү мәктәбе" МББУ базасында "Ел укытучысы - 2024" Бөтенроссия конкурсының зона этабы старт алды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Бүген "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта белем бирү мәктәбе" МББУ базасында "Ел укытучысы - 2024" Бөтенроссия конкурсының зона этабы старт алды.

Нурлат, Чирмешән һәм Әлки районнары конкурсантларын мәгариф бүлеге башлыгы Ермилин Александр Николаевич котлады.

Сәламләү сүзе белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Саубанова Лилия Илгиз кызы чыгыш ясады.

"Дәрес" һәм "Мастер-класс" конкурс сынауларын компетентлы жюри бәяләячәк:

- Саубанова Лилия Илгиз кызы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы

- Мартьянова Ольга Валерьевна, ТР ИҮА методик эшне үстерү бүлеге башлыгы

- Ягнова Ольга Юрьевна, Казан педагогия көллиятенең биология укытучысы

- Позмогова Ольга Николаевна, ТР Чистай муниципаль районының "Лицей N 1" МББУ Инглиз теле укытучысы

-  Тарзиманова Гүзәл Рәис кызы, Чаллы шәһәренең 56 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы

Барлык конкурсантларга да уңышлар телибез!

Иртәгә, 6 февральдә, Спас, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары конкурсантлары үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International