2024 елның 28 гыйнварында Буа шәһәрендә яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча төбәкара турнир узды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 28 гыйнварында Буа шәһәрендә 2011-2012 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча төбәк-ара турнир узды.Турнирда 8 команда катнашты, шул исәптән Ульяновск шәһәре һәм Канаш шәһәре (Чуваш Республикасы).

Командалар 2 төркемгә бүленде, безнең төркемчәдә Буа шәһәренең «Батыр», Ульяновск шәһәренең «Лидер», Кама Тамагы һәм Болгар шәһәренең «Волна» командалары катнашты.

Төркемдәге барлык 3 уенда да җиңеп, безнең команда Чүпрәле районы командасы белән финалга чыкты. Финалда без Чүпрәле районы командасын 8-0 исәбе белән җиңдек.

Төбәк-ара турнирда җиңеп, футболчылар кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнәләр.

Футболчыларыбызны котлыйбыз һәм аларга алга таба җиңүләр һәм бетмәс-төкәнмәс спорт дәрте телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International