19 февральдән 3 мартка кадәр 2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турниры була

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле җитәкчеләр, Спас муниципаль районы халкы!

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 декабрендәге 927 номерлы Указы нигезендә 19 февральдән 3 мартка кадәр Казан шәһәрендә «Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турниры (алга таба - Уеннар) узачак. Уеннар концепциясе - спорт, киберспорт һәм MR-технологияләр берләшмәсе. Бу - күпмиллионлы аудитория һәм спорт дисциплиналары белән уеннарны үз эченә алган яңа форматтагы ярышлар тарихында беренче мәртәбә.

Чара турында тулырак мәгълүмат Уеннарның рәсми сайтында урнаштырылган: https://gofuture.games.

Уеннар ярышларына керү билетлар буенча гамәлгә ашырылачак. Билетларның бәясе 300 дән 500 сумга кадәр тәшкил итә. Шулай ук Phygital Gold категориясе билетлары бар, алар үз эченә югары комфортлы сервислар керә, бәясе 3 000 сумнан 4 000 сумга кадәр.

Хезмәткәрләр өчен TATAR 24 промокоды буенча 20% ташлама гамәлдә булачак. Шулай ук чараны оештыручы (АНО Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе) корпоратив заявканы ташлама белән рәсмиләштерүдә (20 билеттан сатып алганда) ярдәм күрсәтергә әзер.

Тулырак мәгълүмат өчен +7-917-929-34-09, Нугуманова Арина Рамил кызы, эл.адресы: a.nugumanova@dspkazan.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International