2024 елның беренче пары Спас районы ГХАТ бүлегендә теркәлгән.
Давид һәм Валентина 2024 елда Спас районы Болгар шәһәрендә беренче пар булдылар.
Яшьләрне законлы никахлары белән Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр бүлеге башлыгы Әхтәм Вәлиәхмәтов котлады. Ул аларга гаилә иминлеге, озак еллар бәхетле гомер теләде, район башлыгы Ф. В. Мөхәммәтов исеменнән истәлекле статуэтка һәм котлау открыткасы тапшырды.