Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
2024 елның 18 гыйнварында Иске Рязяп урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Яңартылган ФГОС шартларында туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның заманча алымнары» темасына семинары узды.
Семинар башында кунакларга мәктәп һәм тарих-туган якны өйрәнү музее буенча экскурсия оештырылды.
Семинар барышында Фәйзиева Гөлназ Мөнир кызы Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»әсәре буенча 11 нче психологик-педагогик сыйныфта татар әдәбияты буенча дәрес күрсәтте. Укытучылар дәресне анализлап, дәреснең заманча укыту ысулларын кулланып кызыклы, динамик булуын билгеләп үттеләр. Минхәтиповның укучылары Алина һәм Хәмидуллина Камилә укытучы ролендә булдылар, башка укучылар өчен биремнәр әзерләделәр. Әсәр геройларын анализлап, тәнкыйди фикерләүгә сораулар бирәләр.
Гөлназ Мөнир кызы үткәргән «ИнтеллекТ» белем бирү технологиясен кулланып, мастер-класс укытучыларын уңай яклары билгеләп үтте. Семинар ахырында «Кояшкай» театраль түгәрәгендә катнашучылар дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында спектакльнең бер өлешен күрсәттеләр.
Семинар тәмамлангач, кунаклар оештыручыларга мондый кызыклы һәм эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, семинарга югары бәя бирделәр, аның нәтиҗәлелеген, актуальлеген һәм гамәли юнәлешлелеген билгеләп үттеләр. Семинарда катнашучыларның барысы да яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә алга таба эшләү өчен «яңа сулыш» алдылар.