"Эконом" кибете сатучылары өчен семинар-уку.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас муниципаль районы Болгар шәһәрендә «Вера» ҖЧҖ «Эконом» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку уздырды.
Сатучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы һәм аларны дөрес сайлап алуны тәэмин итүче товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу турында; пасовкаланган товарларны һәм икмәк-булка изделиеларын сату кагыйдәләре турында аңлатыла.
Чара барышында катнашучыларга алкогольле продукция һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм брошюралар таратылды .
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы